Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы Чарлы авылында Май чабу бәйрәме үткәрелде
Чарада катнашучылар үзләрен төрле уеннарда сынап карадылар
(Кукмара, 19 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Эльвира Миннәхмәтова). Кукмара районы Чарлы авылында кичә Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Чарада катнашучылар үзләрен төрле уеннарда сынап карадылар. Кемдер пневматик мылтыктан атты, икенчеләр гер күтәрде, себеркене еракка атуда сынашты, аннан соң бергәләп канат тарттылар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Май чабу бәйрәмен, әлбәттә, майда чыжылдап пешкән, тәмле коймаклардан башка күз алдына китереп булмый.
Авыл җирендә мондый бәйрәмнәр үткәрелү бик күңелле күренеш. Чөнки авыл халкы күп вакытын авыр хезмәт белән үткәрә, ял итәргә, күңел ачарга, бер-берсе белән аралашырга вакытлары да калмый. Ә биредә һәркем рәхәтләнеп ял итә алды.
Чарлыда татарлар белән руслар бик тату гомер итәләр. Алар ике милләт бәйрәмнәрен дә бергә билгеләп үтәләр.
-Мин Югары Өскебаш авылыннан, - диде биредә кибеттә хезмәт куючы Ләйсән Заболотская. – Утыз биш ел элек мине Чарлы авылына эшкә билгеләделәр. Бер елдан соң шушы авылның рус милләтеннән булган егете белән гаилә кордык. Шул көннән алып, бер-беребезне аңлап, тыныч гомер итәбез, ике кыз тәрбияләп үстердек, инде оныкларыбыз да бар. Ике милләт бәйрәмнәрен дә үткәрәбез, хөрмәт итәбез.
Кич белән бар халык җыелып таудан чана шуды, аннан соң карачкы яндырдылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз