news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы бер тәүлектә җитештерелгән сөтнең күләме буенча 300 тонна чиген узды

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү һәм сату күләме буенча әйдәп бара.

Кукмара районы бер тәүлектә җитештерелгән сөтнең күләме буенча 300 тонна чиген узды
архив/Султан Исхаков

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Кукмара районы бер тәүлектә җитештерелгән сөтнең күләме буенча 300 тонна чиген узды. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кукмара районы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы кечкенә булуга да карамастан, тарихта тәүге тапкыр һәм Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып бер тәүлектә җитештерелгән сөтнең тулаем күләме буенча 300 тонна чиген узып китте.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада 30 гыйнварда авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек тулай савым 3 605,2 тонна тәшкил иткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 199,5 тоннага (106 процентка) артыграк.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү һәм сату күләме буенча әйдәп бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100