news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы Байлангар авылында “Каз өмәсе” бәйрәмендә йолалар искә төшерелде

Каз өмәсенең иң кызыгы – кич белән.

(Кукмара, 2 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы Байлангар авылы мәдәният йортында узган “Каз өмәсе” бәйрәмендә өмәгә кагылышлы бөтен йолалар да җиренә җиткереп башкарылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авылның үзешчән артистлары белән каз өмәсе күренешен сәхнәләштерелде, өмәдә булган йолалар, шаян сүзләр, җыр-биюләр, уеннар кабат искә төшерелде.

Каз өмэсе – татар халкының иң көтеп алган күркәм йола-бәйрәмнәренең берсе. Ул һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Өмә уздырыласы өйгә кызлар иртүк килеп җитә. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып сыдыралар. Чистартылган казларны су буена алып төшеп юалар.

Каз өмәсенең иң кызыгы – кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына. Аннан соң төрле уеннар, җыр-биюләр була.

news_right_1
news_right_2
news_bot