Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы басуларында эш гөрли
"Әсәнбаш" хуҗалыгындагы суктырган басуларда арпа гектарыннан уртача 35 центнер, арыш - 37, бодай исә 40-45 центнер чыга.
(Кукмара, 19 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районының Княгор авылы янындагы алтын башаклар диңгезендә "Әсәнбаш" хуҗалыгының бер-бер артлы "йөзеп" баручы кыр кораблары күренде. Арыш басуында гәрәбәдәй сары бөртекләрне суктыра комбайнчылар. Хуҗалыкның агрономы Рамил Гатауллинны да шунда очраттык. "Аллага шөкер, игеннәрнең торышы яхшы, башаклар тук", - дип, канәгать йөз белән каршы алды ул, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
"Әсәнбаш" хуҗалыгының дүрт мең гектарга якын җирләрен бөртеклеләр алып тора. Бүгенге көндә уракта тугыз комбайн катнаша, прицеплы өч КамАЗ ашлык ташый. Быел хуҗалык алты кыр корабына баеган: өч КЗС-10 һәм өч КЗС-12 комбайны сатып алганнар. Үзләренең ике ашлык киптерү җайланмасы бар.
-Кояшлы көннәрдә игеннәрне тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алу – һәрберебезнең бурычы. Шуңа күрә комбайнчыларга барлык тиешле шартларны тудырырга тырышабыз. Ягулык-майлау материалларына да кытлык юк, ашлык ташучы машиналар да тыз-быз йөреп кенә торалар, - диде хуҗалык агрономы Рамил Гатауллин. - Игенчеләрне басуда өч тапкыр кайнар аш белән сыйлыйбыз. Күз тимәсен, уңыш та мулдан. Башакларда 37-40ар бөртек санадым. Суктырган басуларда арпа гектарыннан уртача 35 центнер, арыш - 37, бодай исә 40-45 центнер чыкты. Механизаторлар командасы да яхшы. Егетләрнең берсе дә сыната торганнардан түгел, барысы да булсын дип тырышып эшлиләр.
Аның сүзләренә "Әсәнбаш" хуҗалыгы басуларында комбайнчыларның хезмәтенә контрольлек итүче аксакал агроном Нуретдин Фәләхов та кушылды: "Менә дигән егетләр, үземнең улларым кебек. Һәрбер сүзне тыңлыйлар, эшләрен намус белән башкаралар", - дип мактап телгә алды ул аларны.
Уракта беренче елын гына катнашмаган комбайнчылар табигать шартлары эшләргә мөмкинлек биргәндә һәр минутның кадерле икәнен беләләр. Әсәнбашлылар да шундыйлардан. Урак өсте игенчеләргә өстәмә акча эшләү вакыты да бит әле. Биредә урып-җыю кампаниясендә катнашкан механизаторларга өчәр тонна ашлык, өчәр төргәк печән һәм салам биреләчәк, шулай ук югары сыйфатлы итеп башкарылган хезмәт өчен кызыксындыру чаралары, өстәмә түләүләр дә каралган.
Югары Комардан Сергей Вахрушев улы Денис белән яңа комбайннарның берсен иярләгән. Аны сатып алып кайтырга да үзе барган икән. Быел уракта дүртенче сезонын катнаша, ә аңа кадәр читкә китеп хезмәт куйган.
-Эш кайда да эш инде ул, әмма хәзер ерак юлларда йөрисе килми. Кыш көне тракторга утырам, ферма тирәсендә эш бетми, - диде ул, комбайн бункеры ашлык белән тулып, тукталган арада. – Үзебез дә маллар тотабыз, сыерыбыз да бар, авыл җирендә аннан башка буламыни?!
Комбайнчыларны озак көттермәде, шул арада, КамАЗ машинасында җилдереп, Виктор Очаев килеп җитте һәм алар бункердан ашлык бушатырга ашыктылар. Викторны хуҗалык басуларында еш очратабыз. Биредә җиденче елын эшли ул. Урта Комардан Очаевлар гаиләсе безгә күпләп мал асраучылар буларак та билгеле. Ун савым сыерлары бар, сарыклар да асрыйлар алар.
-Быел урак үзенчәлеклерәк. Игеннәр тигез өлгерми, ашлыкларның дымлылыгы да югары, 19-21 процентны тәшкил итә, шуңа күрә җитешкән басуларны карап, эзләп керергә кирәк. Уракны "Алга" бүлекчәсендә башлаган идек, аннан соң "Виль Кужым"га күчтек, янәдән "Алга"га кайттык, хәзер менә биредә, - диде Нуретдин абый. – Ярый әле, кәрәзле телефоннар бар, алар кырда да эшне күпкә җиңеләйтә икән. Берәр сорау тудымы, шул арада шалтыратып белешәләр, элеккеге кебек машина куарга кирәкми.
Әсәнбашлылар бер эшне дә читкә куймыйлар, барысы да оешкан төстә бара, һәркем үз эше белән мәшгуль. Ашлык суктырылган җирләрдән саламын да төргәкләп ташып торалар. Алты трактор көзге чәчүгә җир эшкәртә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз