news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы башлыгы сугыш ветераннарын Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады

Бүгенге көндә районда 18 сугыш ветераны яши.

Кукмара районы башлыгы сугыш ветераннарын Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 26 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан күркәм традиция буенча Кукмара районы җитәкчелеге, районда яшәүче сугыш ветераннары яннарына барып, аларга Җиңү яулаган өчен рәхмәт белдерә һәм исәнлек-саулык тели. Районда 18 сугыш ветераны яши. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы Сергей Димитриев, район хәрби комиссары Равил Гафиев, социаль яклау бүлеге Светлана Җамалиева, район ветераннар Советы рәисе Валентин Иванов Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләделәр һәм аларга котлау хатлары, бәйрәм пакетлары тапшырдылар.

Елдагыча мондый игътибар ветераннар өчен бик мөһим, кайгыртучанлык һәм ихтирам бу көннәрдә бигрәк тә бәяләнә. Ветераннар үз чиратларында район җитәкчелегенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot