news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы башлыгы студентларны туган якларына эшкә кайтырга өндәде

Очрашу әңгәмә формасында узды.

Кукмара районы башлыгы студентларны туган якларына эшкә кайтырга өндәде
"Хезмәт даны"

(Кукмара, 5 февраль, "Хезмәт даны").  Район башлыгы Сергей Димитриев студентлар һәм укучылар белән очрашты. Район башлыгы 2018 елда районның социаль-экономик үсешендәге уңай күрсәткечләрен билгеләп үтте, яшь белгечләрне, студентларны туган якларына эшкә кайтырга өндәде. Бу турыда kukmor-rt.ru сайты яза.

Очрашу әңгәмә формасында узды.

"Әлбәттә, мондый чаралар студентлар өчен генә түгел, ә һөнәр сайлау алдында торган укучыларга да кирәкле һәм мөһим. Биредә чыгыш ясаучы кунаклар үз белгечлекләре, нинди өлкәләрдә хезмәт куюлары турында сөйләделәр. Яшьләр районда үз карьералары үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын аңлады", - диде Поч.Кучук урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзилә Аполинариева.

Шулай ук укучыларга һәм студентларга сүз бирелде, алар үзләрен борчыган сорауларын бирә алды. Бер генә сорау да җавапсыз һәм игътибарсыз калмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot