news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев үзара салым буенча референдумда тавыш бирде

Үзара салымнан җыелган акчалар халыкны электр, җылылык, газ һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү өчен тотылачак.

(Кукмара, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кичә Иртәнге сәгать 7 дә Кукмара районында сайлау бирү участоклары ачылды. Һәрбер җыелган 1 сум өчен республика бюджетыннан хөкүмәт 4 сум акча өстәгәнен истә тотып, район халкы урындагы мәсьәләрне хәл итү өчен тиешле күләмдәге сумманы түләргә ризамы-юкмы икәнен хәл итә, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

Үзара салымнан җыелган акчалар халыкны электр, җылылык, газ һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, беренчел янгын куркынычсызлыгы чаралары, гомум кулланылыштагы автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерү һәм урындагы башка мәсьәләрне хәл итү өчен тотылачак.

Референдумда район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. Кукмараның Нур Баян урамындагы 3нче урта мәктәбендә урнашкан 1669 номерлы участокка тавыш бирергә ул үзенең тормыш иптәше Виктория белән килгән иде.

-Халык актив катнаша, чөнки алар бу акчаларның нинди максатларда тотылачагын белә. Алдан тавыш бирү юлы белән биш кеше тавыш бирде, көндезге сәгать 1 гә тавыш бирчеләрнең 27 проценты килгән иде, - ди 1669 номерлы сайлау участогы рәисе Диләрә Бариева. - Район җитәкчелеге даими рәвештә һәр тиен турында хисап тота һәм халык үзара салымның нәтиҗәсен күрә.

Районда яшәүчеләр дә үзара салымның кирәклеген аңлыйлар.

- Мин үзара салым программасын яклыйм. Безнең гаиләбез ел саен тавыш бирүдә катнаша. Әлеге программа кысаларында башкарылган эшләрне күреп күңел сөенә: юллар төзекләндерелә, тротуарлар салына, башка төрле үзгәрешләр күренә, - ди Кукмарада яшәүче Любовь Ганиева - Ничә еллар Нур Баян урамында тротуарлар юк иде, хәзер без асфальт салынган юлдан йөрибез.

- Әйләнә-тирәгә күз салыйк. Күзебез күрсә, акылыбыз үз урынында булса, районда бик күп нәрсә үзгәрүен танырбыз. Әле кайчан гына бата-чума йөргән урамнар, тыкрыклар урынына тип-тигез тротуарлар барлыкка килде. Ышанычлы йөрер өчен машина юллары рәтләнде. Без, өлкән буын - бабайларга да "өлеш" чыкты. Без дә хәзер якты булган урамнардан төнге намазга курыкмыйча бара алабыз. Үзебез өчен бит. Үзара салым акчасына башкарылган эшләр ахыргысы булмас дип уйлыйм, ди Миннехан Апалеев Кукмарадан.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100