news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы башлыгы Хач ману көнендә суга чумлады

Сергей Димитриев православие динен тотучыларны бәйрәм белән котлады.

Кукмара районы башлыгы Хач ману көнендә суга чумлады
Фаил Хәбибуллин

(Кукмара, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльфира Мөбәракшина). Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Хач ману бәйрәме көнне Чура авылындагы купельдә суга керде. Ул үзенең Инстаграмдагы аккаунтында фото куйган.

Шулай ук район башлыгы православие динен тотучыларны да котлый.

Алдан хәбәр ителгәнчә, Хач ману көнне Кукмара районында өч урында — Лубян, Нырья, Село Чура авылларында суга чумлау өчен махсус бәкеләр ясадылар.


news_right_1
news_right_2
news_bot