news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы башлыгы "2017 елга язылу бүләк ит" акциясенә кушылган

Сергей Димитриев Кукмарада яшәүче, туганының ятим калган улын тәрбияләүче пенсионерны район газетасына яздырган.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган #подпиши родителей#подпиши близких "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясе дәвам итә. "2017 елга язылу бүләк ит" хәйрия акциясе дә әлеге игелекле чараның дәвамы булып тора. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барышында бу яртыеллыкта акцияне Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев башлап җибәрде, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Район башлыгы Кукмараның Степан Разин урамында яшәп, берьялгызы туганының ятим калган улын тәрбияләүче пенсионер Гайшә ханым Фатыйхованы киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" газетасына яздырды.

Әлеге акцияләргә барлык оешма-предприятие җитәкчеләре һәм башка райондашларыбызның да актив кушылуларын сорыйбыз. Акция барышында якыннарны, әти-әниләрне генә түгел, балалар йортларын, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә, мохтаҗлыкта яшәүчеләрне дә республикада чыгып килүче газета-журналларга яздырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100