news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы башкарма комитетында тентү узган

Хокук саклаучылар эшмәкәрлек эшчәнлегенә каршылык күрсәтелү турындагы эшне тикшерә.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Кукмара районы башкарма комитетында тентү узган. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итте.

Чыганак мәгълүматлары буенча, бер эшмәкәр Кукмара районында үз сәүдә үзәген ачарга ниятләгән булган. Ир-ат ике катлы бина төзегән, әмма ике ел дәвамында ул аны рәсмиләштерә алмаган – һәр очракта да хакимияттәге җаваплы кешеләр бинада хилафлыклар тапкан.

Нәтиҗәдә, эшмәкәр ярдәм сорап хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Чыганак хәбәр итүенчә, узган атнада әлеге факт нигезендә “Законлы эшмәкәрлек яки башка эшчәнлеккә каршылык булдыру” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Бүген тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге хезмәткәрләре район башкарма комитетында тентү уздырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100