news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы авылында Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга стела куелды

Һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Кукмара районы авылында Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга стела куелды
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 17 февраль,  "Татар-информ", "Хезмәт даны", Эльвира Миннәхмәтова). Кукмара районы Байлангар авылында Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга стела ачылды. Бу тырда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

"Кукмара районынан Әфганстанга киткән 170 солдатның дүртесе чит җирләрдә һәлак булган. Сез аларны онытмыйсыз, каберләренә зыярәт кыласыз, әти-әниләренең хәлләрен белешеп торасыз. Бүгенге тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә", - диде район башлыгының урынбасары Равия Каримуллина.

"Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу белән шулай ук район хәрби комиссары Равил Гафиев, прокурор Ришат Шакировлар да тәбрикләп, Байлангар авыл җирлегенә рәхмәтләрен белдерделәр. "Һәйкәл ачып, без әфганчы-сугышчыларга хөрмәтебезне белдерәбез һәм аларның батырлыклары беркайчан да онытылмаячак икәнлеген күрсәтәбез", - диде район прокуроры.

"Әфганстан – ул безнең йөрәк ярасы. Үткән ел Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алган вакытта, без шушы мемориалны төзү турында уйлана башладык. Безгә зур ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, авылдашларга, әфганчыларга һәм мәктәп коллективына зур рәхмәт", - диде үзе дә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Фәрит Хисамиев.

Һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Һәйкәл ачылышыннан соң, чарада катнашучылар өчен район Мәдәният йортында бәйрәм программасы әзерләнгән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot