news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы авылларында халык җыеннарында мөһим мәсьәләләр күтәрелә

Җирлекләрне аеруча юлларны төзекләндерү, спорт мәйданчыклары булдыру, урам утларының торышы һәм башка мәсьәләләр борчый.

Кукмара районы авылларында халык җыеннарында мөһим мәсьәләләр күтәрелә
Эльвира Мөбарәкшина, Алсу Сәләхетдинова

(Кукмара, 2 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы авыл халкын спорт мәйданчыклары булдыру, юлларны төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр борчый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүген Манзарас һәм Зур Кукмара җирлекләрендә халык җыеннары үткәрелде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгының урынбасары Равия Каримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты.

Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды. Анда эшмәкәрлекне үстерүдә дәүләт программалары, җирлекләренең үсеш перспективалары, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләрне авылга тарту, авыл туризмы булдыру һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды.

Азактан актлар залында гомуми җыелыш үткәрелеп, һәр төркемдә туган сорауларга җаваплар бирелде, җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100