news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды

Пычак җирлегендә 6 крестьян-фермер хуҗалыгы, 9 шәхси эшмәкәр булса, Ош. Юмья җирлегендә үз эшен булдыручылар бик аз икән

(Кукмара, 8 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган мондый очрашулар иң беренчеләрдән булып Ош. Юмья, Урта Комар, Пычак һәм Березняк җирлекләрендә үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Ош. Юмья җирлегендә җыенга кадәр район башлыгы, социаль яклау бүлеге, җирлек һәм "Әсәнбаш Агро" хуҗалыгы җитәкчеләре Яңа Комарда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Баймет Баязитовны 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә килделәр. Әлеге авыл урамы буйлап барганда, йортларның, каралты-кураларның төзеклеге игътибарны җәлеп итте. Яңа, хәтта ике катлы итеп салынган өйләр дә бар. Күп түбәләр калай белән ябылган. Югыйсә, 30-40 хуҗалыклы торак пунктларны бетүгә йөз тоткан авыллар исәбенә кертәләр. Киләчәге булмаган авылда кем генә зур төзелешкә тотыныр иде икән? Юк, яши әле бу авыл дигән фикер килде күңелгә. Ә нигә яшәмәскә? Табигате, һавасының сафлыгы таш арасында яшәгән шәһәр кешесен көнләштерерлек. Клубы, медпункты, кибете бар, юллары начар түгел. Эш белән генә авыррак, ләкин җирлектәге тырыш халык читкә чыгып та, күрше Лесхоз авылына барып та хезмәт куя, 120 кеше "Әсәнбаш Агро" агрофирмасында эшли. Сүз уңаеннан, бу хуҗалык дүрт җирлек халкын да хезмәт урыннары, мал асраучыларны ашлык-печән белән тәэмин итеп тора. Кышкы бураннарда урам юлларын чистарту өчен техника белән ярдәм итә.

Сүз дә юк, бер хуҗалык һәм бюджет оешмалары гына бар кешене дә эшле итеп бетерә алмый. Шуңа күпләр мал асрап, ит-сөт сату хисабына берникадәр керем ала. Җыеннар үткән җирлекләргә килгәндә, Ош. Юмьяда – 558, Урта Комарда – 294, Пычакта – 270, Березняк җирлегендә 421 мөгезле эре терлек асрыйлар. Ләкин терлек хуҗаларын соңгы айларда сөт бәяләренең нык кимүе борчый. Узган ел кышкы айларда сөт җыючылар аның литрын 21 сумнан сатып алсалар, хәзер 16-17 сумнан исәп-хисап ясыйлар. Күмәк хуҗалыкларда да шул ук хәл.

- Сөт бәясенең түбәнәюе сәбәпле, ай саен 5 миллион ярым сум акча югалтабыз, - ди агрофирма җитәкчесе Илдар Гарифуллин.

Бүгенге бәяне сылтау итеп, булган малны бетерү дөрес түгел, әлбәттә. Терлек асраудан тыш, башка шөгыль эзләү урынлы булыр, һөнәрчелек турында да онытырга ярамый.

-Районда шәхси хуҗалыкларга терлек асраудан, ашлык игүдән тыш, яшелчәчелек белән шөгыльләнү файдалы булыр иде. Шәхси хуҗалыклардан җыелган яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне җыеп эшкәртү өчен ике кооператив оештырылды. Аларның берсе – "Кукмара Логистик" оешмасы - яшелчәләр эшкәртү һәм саклау, ә Кукмара райпосы җиләк-җимеш, яшелчәләрне эшкәртеп, консервлау өчен кирәкле җиһазлар алу максатыннан грант оттылар, - диде район башлыгы Сергей Димитриев үз чыгышларында.

Пычак җирлегендә инде моны тормышка ашыручылар да бар. Яшь фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән программа нигезендә Илнур Кашаповның шәхси хуҗалыгы, мәсәлән, узган ел сарымсак үстерү һәм эшкәртү максатыннан бер миллион 670 мең сумлык грант откан. Шул хисапка биш тонна сарымсак һәм җир эшкәртү өчен кирәкле техника сатып алган. Көздән инде ике гектарда сарымсак утыртып калдырган. Моннан тыш, теплицасында кыяр-помидор, чәчәк кәлшәләре дә үстерә икән. Шушы ук җирлектә Таһир Бариев бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнә башлады, оста умартачы буларак та райондашларыбызга яхшы таныш ул. Гомумән, бу җирлектә 6 крестьян-фермер хуҗалыгы, 9 шәхси эшмәкәр булса, Ош. Юмья җирлегендә үз эшен булдыручылар бик аз. Урта Комарда да өч шәхси эшмәкәр генә исәпләнә, алары да сәүдә итү белән шөгыльләнә. Бу якларда да пластик тәрәзәләр, тимер капка-коймалар ясаучылар булса, әлеге төр товарга сорау булмый калмас иде, җирлектә төзелешләр алып баручылар аз түгел бит. Башкаларның тәҗрибәсен өйрәнеп, суган, сарымсак, кәбестә үстереп сатарга да мөмкин. Авыр хезмәт, билгеле, әмма эш юк, дип зарланып ятканчы, нәрсә белән булса да шөгыльләнсәң, азмы-күпме акчасы керер иде. Узган ел Урта Комарда бер шәхси хуҗалыкка исәпләгәндә уртача 163 мең сумлык продукция җитештерелгән. Бу район күрсәткече – 236,5 мең сум белән чагыштырганда бик аз. Бер хуҗалыкка 600әр мең сумлык керем алган җирлекләр дә бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100