news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара район прокуроры күп вакытны интернет челтәрендә үткәрүнең зыянлы булуын сөйләде

прокурор Ришат Шакиров югары сыйныф укучылары һәм укытучылар коллективы белән аралашты.

(Кукмара, 25 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны") Район прокуроры Ришат Шакиров Зур Кукмара һәм Байлангар авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

-Авыл җирендә гомер итүче бар кеше дә, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, аерым сәбәпләр аркасында, район үзәгенә шәхси кабул итүгә килә алмаска да мөмкиннәр, - диде Ришат Шакиров. – Шулай ук районда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм йөздән артык коляскадагы инвалид яши. Аларның да җавап табарга теләгән сораулары бардыр. Шуңа күрә без урынга барып кабул итүләр үткәрәбез.

Прокурор Зур Кукмара, Байлангар авылларында гомер итүче коляскадагы инвалидларның өйләрендә булып, аларның әти-әниләре, якыннары белән аралашты, борчыган сорауларына җавап бирде.

Шулай ук Ришат Шакиров әлеге җирлекләрнең 8-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар коллективлары белән дә очрашты, бүгенге көн кадагында булган мәсьәләләргә тукталды.Төрле катлаулы тормыш хәлләренә калган вакытта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде, күп вакытны интернет челтәрендә үткәрүнең зыянлы булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100