news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара район хәрби комиссариатында чакыру комиссиясе эшләде

Көзге чакырылышта районнан 80нән артык егете армия хезмәтенә алыначак.

(Кукмара, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара район хәрби комиссариатында чакыру комиссиясе эшләде. Көзге чакырылышта Кукмара районыннан 80нән артык егете армия хезмәтенә алыначак.

Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләре Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, "В", "С" категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге комиссия 30лап булачак солдат белән аралашты. Егетләрнең кайда белем алулары, киләчәккә планнары, гаилә хәлләре, тәртип мәсьәләсе – берсе дә комиссия вәкилләренең игътибарыннан читтә калмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100