news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара район башлыгы көрәшчеләргә акчалата бүләк тапшырды

Сергей Димитриев егетләрне Яңа ел белән котлады.

Кукмара район башлыгы көрәшчеләргә акчалата бүләк тапшырды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 29 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның җыелма командасы составында чыгыш ясаучы көрәшче егетләр һәм тренерлар белән очрашып, аларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, акчалата бүләкләр тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Егетләр ел дәвамында бик күп ярышларда катнашып, уңышларга иреште. Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә исә район командасы өченче урынны алды.

"Соңгы елларда районда спортның үсүе күренә. Әмма алга таба да тырышырга, республикада беренчелеккә чыгу өчен бар көчне бирергә кирәк, — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Шулай ук Яңа елда яңа спорт комплекында көрәш белән шөгыльләнү өчен аерым бер зал булачагын да әйтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot