Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районының Зур Сәрдек авылында «Самавыр бәйрәме» үтте
Кукмара районының Зур Сәрдек авылында «Самавыр бәйрәме» үткән. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
Әлеге проектны уздыру идеясе бездә 2002 елда барлыкка килгән. Тәүгә бәйрәм Зур Сәрдек авылының Сабан туе мәйданында җигүле атлар белән, бик күп кунаклар чакырып, республика күләмендә оештырылган булган. Шуннан бирле берничә елга бер тапкыр август аенда мәдәният йортының ишегалдында бу бәйрәм уздырылып тора.
Проектка быел 20 яшь, шул уңайдан Зур Сәрдек мәдәният йорты коллективы әлеге проектны грантка тәкъдим иткән. Мәскәү фольклор үзәге бу эшнең русчасын да соратып алган, татар халык авыз иҗаты стилендә язылган самавыр турындагы шигырь куплетларын да русчага тәрҗемә итәргә туры килгән.Әлеге эшнең нәтиҗәсе дә булган: фольклор төркем өчен өр-яңа костюмнар тегелгән.
«Самавыр бәйрәме» сәхнәсенә бер-бер артлы Кукмара районы биючеләре, җырчылары чыгыш ясады, тамашаны мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нурфия Фәттахова алып барды. Тамашачылар да табышмакларга җаваплар уйлап, кызыклы конкурсларда катнашып, актив ял итте. Бәйрәмдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альмира Шәймәрданова җитәкчелегендәге «Чәчкә» халык бию ансамбле, Күкшел егетләренең «Агымсу» гармунчылар ансамбле ккатнашты. Шулай ук сәхнә кырында самавырлар күргәзмәсеоештырылган, төрле номинацияләрдә урыннар билгеләнеп, самавыр хуҗалары призларга ия булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз