news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының «Восток» хуҗалыгында семинарда киләчәккә бурычлар билгеләнде

Кукмара районының «Восток» хуҗалыгында семинарда киләчәккә бурычлар билгеләнде
"Хезмәт даны"

Яңа елның беренче семинары традиция буенча Кукмара районының «Восток» хуҗалыгында үтте. Анда үткән ел башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«2022 ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен зур үсеш елы булды. Әмма бу чик түгел, алга таба тагын да зур бурычлар куеп эшләргә, нинди технологияләр, яңалыклар кертәбез барысын да бүгеннән хәл итәргә, юл картасы төзергә кирәк», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Бүгенге көндә районда мөгезле эре терлекләрнең саны 41587гә җиткән, шуның 15685е – савым сыерлар. Үткән ел белән чагыштырганда, бу сан ун процентка арткан. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары белән бергә барлыгы 8 428 000 000 сумлык тулаем продукция җитештерелгән. Шуның төп өлеше терлекчелек тармагына карый.

«Восток» хуҗалыгында исә мөгезле эре терлекләрнең саны – 2811, әлеге малларның бер меңе –савым сыерлар. Хуҗалык 722 миллион сумлык продукция җитештереп, 600 миллион сумнан артык акча кереме алган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100