Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районының Починок Кучук авылында «СЕМЫК-2025» узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Кукмара районының Починок Кучук авылы янындагы мәйдан иртәдән үк гөр килеп торды. Биредә кичә мари традицион мәдәниятенең республика бәйрәме «СЕМЫК-2025» узды. Ул язгы кыр эшләре тәмамлану һәм җәйне каршы алуга багышлана. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.
Мари халкы күпмилләтле районда аерым урын алып тора. Алар Кукмара районы территорясенә беренчеләрдән булып килеп урнашкан халык булып исәпләнә. Бүгенге көндә Кукмара районында 700гә якын мари милләте вәкиле гомер итә. Аларның күпчелеге Починок Кучук авыл җирлегендә милли гореф-гадәтләрен саклап яши, шулай ук урта мәктәптә туган тел буларак мари теле укытыла.
Шуңа күрә республика күләмендә «Семык» бәйрәменең безнең районда уздырылуы юкка гына түгел.
Бүгенге «Семык» бәйрәмендә 27 республика һәм Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән килгән иҗат коллективлары катнаша.
«Кукмара пайонында күпмилләтле халык дус-тату, бер гаилә булып гомер итә. Ел саен һәр халык үзенең милли бәйрәмнәрен уздыра, чөнки ул безнең тормышыбызны, көнкүрешебезне чагылдыра. Бүгенге бәйрәмнең дә бездә үткәреләчәген белгәч, бик теләп кабул иттек, чөнки ул безне тагын да берләштерә. Бәйрәм белән!» — диде Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, кунакларны сәламләп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз