news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының Олыяз авылында заманча китапханә ачылды

Кукмара районының Олыяз авылында заманча китапханә ачылды
"Хезмәт даны"

Кукмара районының Олыяз авылында модельле китапханәләр төзү буенча республика программасы кысаларында үзгәртеп корылган китапханә ачылды. Биредә балалар, яшьләр һәм өлкәннәргә матур әдәбият һәм фәнни китаплар уку, ялны файдалы итеп уздыру өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина, «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Люция Нәҗметдинова, республика яшүсмерләр китапханәсе директоры Наилә Вәлиуллина һәм башкалар катнашты.

Узган ел китапханә «2014-2025 елларда Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы нигезендә республикада модельле китапханәләр төзү буенча узган конкурста катнашып, җиңүче дип таныла һәм өч миллион сумлык грантка ия була.

«Мәдәният йортының икенче катында урнашкан китапханәдә хәзер һәркемгә: балалар, яшьләр һәм өлкәннәргә матур әдәбият һәм фәнни китаплар уку, ялны файдалы итеп уздыру өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Бик күп яңа җиһазлар, заманча җайланмалар, мультистудия, интерактив глобус, ламинатор, ике төрле принтер, вай-фай ярдәмендә эшли торган өйрәтү комплексы, 1800 данә яңа китап кайтты», - диде китапханә мөдире Сөмбел Камалиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100