news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының мәктәп яны лагерьларында 1200 бала ял итә

Кукмарада мәктәп укучыларының җәйге каникулларын кызыклы һәм файдалы итеп уздыру максатында, ял лагерьлары үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Галактика» балалар иҗат үзәге директоры Лира Усманова сүзләренчә, районның 24 белем йортында оештырылган көндезге мәктәп яны лагерьлары 21 июньгә кадәр эшләп, аларда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 1200 бала ял итәчәк.

«Лагерьларга, иң беренче чиратта, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә исәптә торучы, физик мөмкинлеге чикле малай-кызлар, аз тәэмин ителгән, күпбалалы, авыр тормыш хәлендәге гаиләләрнең һәм махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларның балалары кабул ителде», - ди ул.

Лагерьларның барысы да махсус программа нигезендә эшли. Күпчелек чаралар хәрби-патриотик, физик тәрбия һәм сәламәтлек, экология-биология, сәнгать-эстетика белән бәйле булачак, шулай ук истәлекле даталар да игътибардан читтә калмаячак. Укучылар иртәнге сәгать сигездән көндезге сәгать икегә кадәр төрле экскурсияләргә йөри, ял итә, ике тапкыр туклана.

Ә менә Камышлы урманы буенда сыенып утыручы «Нараткай» лагеренда төзекләндерү эшләре бара. Шуның өчен ул быел балаларны 1 июльдән Урта Комар мәктәбе базасында кабул итә.

«Нараткай»да барлыгы 375 бала ял итеп, үзенең сәламәтлеген ныгыта алачак. Берәр атналык дүрт сменага Манзарас, күппрофильле лицей, Кукмараның өченче һәм дүртенче урта мәктәпләре беркетелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100