news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районының архив бүлеге 4 миллион сум грант ярдәме алды

Кукмара районы Башкарма комитетының архив бүлеге җиңү яулады. Район «Россия Федерациясе Архив фонды документлары һәм башка архив документларының сакланышын тәэмин итү буенча проектларга ярдәм» номинациясендә билгеләп үтелде. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Ул муниципаль архивны заманча документлар саклау системалары (мобиль стеллажлар) белән җиһазландыруга 4 миллион сумлык сертификатка ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot