Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районындагы «Керәшеннәр берлеге» махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм итә
Кукмара районында махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган волонтерлык төркемнәре шактый. Алар гуманитар ярдәм җыю, кирәк-яраклар туплау, хәрбиләргә рухи терәк булу кебек игелекле гамәлләр башкара. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
Югары Чура җирлегендә яшәүчеләр дә бу эштән читтә калмаган. Алар берләшеп, «Керәшеннәр берлеге» исемле төркем булдырганнар һәм якташлары өчен гуманитар ярдәм туплап, аны илтеп тапшыру нияте белән юлга чыкканнар.
Әлеге эштә актив катнашучыларының берсе Геннадий Андреев сөйләвенчә, бүгенге көндә Югары Чура җирлегеннән алты егет махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Авылдашлары алар белән даими элемтәдә тора, хәлләрен белешеп, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
«Районыбызның күп кенә җирлекләреннән солдатлар янына барып, гуманитар ярдәм илтеп кайтучылар бар. Без дә бу изге эштән читтә калмаска булдык. Югары Чура — кечкенә җирлек түгел, биредә тырыш, бердәм һәм ярдәмчел халык яши. Шуңа күрә авылдашлар белән киңәшләшеп, махсус төркем оештырырга карар кылдык. Үзебезнең эмблеманы да эшләттек. Чөнки моңа кадәр безнең авылдан солдатлар янына махсус барып кайткан кеше юк иде», — дип сөйләде ул.
Гуманитар ярдәм җыю эшенә авыл халкы да, иганәчеләр дә бик теләп кушылган. Кыска вакыт эчендә шактый күләмдә кирәкле әйберләр тупланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз