Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районындагы берничә мәктәптә агросыйныфлар ачылды
16 декабрьдә Кукмараның 3нче, Янил һәм Ядегәр урта мәктәпләрендә «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты кысаларында агротехнология сыйныфлары ачылды. Әлеге әһәмиятле вакыйга авыл хуҗалыгы тармагына яшьләрне җәлеп итүгә, мәктәп укучыларында заманча агротехнологияләргә кызыксыну уятуга юнәлтелгән. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы хәбәр итә.
Районның үсешен һәм киләчәген күзаллап эшләнгән әлеге мөһим чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, әлеге сыйныфларны булдыруда финанс ярдәме күрсәткән инвесторлар һәм башкалар катнашты. Алар үз сүзләрендә аграр тармак өчен белгечләр әзерләүдә мәктәп звеносының мөһимлеген ассызыклады.
«Без — республикада авыл хуҗалыгы тармагы буенча әйдәп баручы районнарның берсе. Даныбыз республикада гына түгел, Россиядә танылган. Һәм без — бердәнбер Орденлы район. Шушы статусны югалтмас өчен, бергә-бергә, тагын да тырышып хезмәт куярга, алга барырга, фәнни нигездә эш итәргә кирәк. Билгеле, моннан берничә ел элек мондый агросыйныфлар турында хыяллана да алмадык. Бүгенге көн укучылары шундый яхшы чорда тәрбияләнә, чөнки белем алу өчен бөтен шартлар тудырыла», — диде Сергей Димитриев, укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинның сүзләренә караганда, агросыйныфлар моңа кадәр дә районның ун мәктәбендә эшләгән. Ә бу соңгылары федераль проект ярдәмендә тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз