news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында яшәүчене җитәкчелек 100 яшьлек юбилее белән котлады

Кукмара районында яшәүчене җитәкчелек 100 яшьлек юбилее белән котлады
Фото: Ризилә Корбанова/«Кукмор-информ»

Кукмара районы Березняк авылында гомер итүче Фәһимә апа Зәйнәгыева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова тәбрикләп, чәчәк бәйләме бүләк итте, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды.

Юбилярны шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Камилә Яппарова, «Әсәнбаш- Агро» җәмгыяте директоры Рафис Баһаветдинов, «Ак калфак» район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов котлады.

Фәһимә апа бүгенге көндә улы Альберт, килене Фәния апаның яхшы тәрбиясе, кадер-хөрмәтендә тыныч картлык кичерә. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бик матур итеп сөйләшә, тормышындагы бөтен вакыйгаларны көннәренә кадәр хәтерли.

Фәһимә апаны тыңлау үзенә күрә кызыклы, аның хатирәләре аерым кеше язмышы гына түгел, ә тулы бер тарих. Яшьлек елларын сугыш вакытына туры килде дип сөйли юбиляр. Ачлык-ялангачлык, авыр хезмәтне дә үз җилкәләрендә күтәрәләр. Озын гомерле булуның сере дә бәлки һәрвакыт хезмәттә, хәрәкәттә булудадыр, ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100