news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга кайнатма әзерләгән

Кукмара районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга кайнатма әзерләгән
Эльвира Иванова

Кукмараның барлык мәгариф учреждениеләре һәм, гомумән, битараф булмаган район халкы Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Кире кайтам!» акциясенә кушылып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыйды.

Манзарас урта мәктәбе укучылары һәм коллективы да әлеге акциядән читтә калмады. Алар солдатларга ярдәм йөзеннән банка белән кайнатмалар алып килде, җылы теләкләр белән хат язды һәм открыткалар ясады. Бу турыда «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«Мәктәптә шундый акция уздырылачагы турында ишеткәч, без анда кушылырга уйладык һәм кайнатмалар алып килдек. Хәрби егетләргә күңеллерәк һәм тәмле булсын өчен банкаларны матур итеп бизәдек. Хатымда исә солдатларга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләдем», - дип сөйләде 3 сыйныф укучысы Ралина Мөхәммәтдинова.

Мәктәп директоры Альбина Мөхәммәтованың сүзләренчә, махсус хәрби операция башланганнан бирле мәктәптә солдатлар өчен даими рәвештә гуманитар ярдәм җыю оештырыла.

«Бу - безнең бурыч, чөнки мәктәбебез Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов исемен йөртә. Әгәр дә ул исән булса, моның белән горурланыр һәм безнең сафта беренче булыр иде. Иң мөһиме - солдатлар исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын», - диде ул.

Мәктәп коллективы җыелган гуманитар ярдәмне «Сугышчан кардәшлек» оешмасының район бүлекчәсенә тапшыра, алар аны машина белән хәрбиләргә илтәчәк.

 

Фото: © Эльвира Иванова

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100