news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында яшәүче юбилярны Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова котлады

Кукмара районында яшәүче юбилярны Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова котлады
"Хезмәт даны"

Кукмара районында Нормабаш авылында яшәүче Зәйтүнә Нәфыйк кызы Мөгыйнова үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Юбилярны котларга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллин килгән иде.

Алар Зәйтүнә апага Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды, үзләренең иң җылы теләкләрен ирештерде.

Зәйтүнә апа бик бәхетле. Аның алты баласы, 22 оныгы, 27 оныкчыгы бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100