news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында яшь көрәшчеләр бил алышты

Кукмара районында яшь көрәшчеләр бил алышты
Фото: kukmor-rt.ru

Кукмара районы Манзарас авылындагы «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы Нурсил Галиев призларына 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында район беренчелеге ярышлары узды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

Турнирны «Батыр» комплексы җитәкчесе, бәйгенең баш хөкемдары Нуретдин Зыятдинов ачып җибәрде. Район Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин һәм ветеран көрәшче Нурсил Галиев яшь спортчыларга үзләренең хәер-фатихаларын бирде.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Яшь көрәшчеләрне турнирның даими иганәчесе, Зур Кукмарадагы «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов һәм ветеран-көрәшчеләр Рәмис Фәхретдинов, Валерий Федоров, Мөдәррис Фәттахов котлады, киләчәктә дә спортта зур уңышларга ирешүләрен теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot