news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында яңа прокурор билгеләнде

Кукмара районында яңа прокурор билгеләнде
Фото: © Эльвира Миннәхмәтова/«Хезмәт даны»

Бүгеннән Кукмара районы прокуратурасын юстициянең өлкән киңәшчесе Рөстәм Мәхмүтов җитәкли. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова хәбәр ителә.

Татарстан прокуратурасының видеоконференция форматындагы узган атналык оператив киңәшмәсендә республика прокуроры Альберт Суяргулов Рөстәм Мәхмүтовны күзәтчелек ведомствосына рәсми рәвештә тәкъдим итте.

Рөстәм Мәхмүтов 1986 елда туган. Ул 2008 елда Казан дәүләт университетында «юриспруденция» белгечлеге буенча белем алган. Яңа билгеләнүгә кадәр ул Татарстан Республикасы прокурорының оештыру мәсьәләләре һәм башкаруны контрольдә тоту буенча өлкән ярдәмчесе вазифасында эшләгән.

Фото: © Эльвира Миннәхмәтова/ «Хезмәт даны»

news_right_1
news_right_2
news_bot