news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында хәрбине соңгы юлга озаттылар

Кукмара районында хәрбине соңгы юлга озаттылар
Фото: Эльвира Миннәхмәтова/«Кукмор-информ»

Кукмара районында махсус хәрби операция зонасында гомере өзелгән гвардия рядовое Ильяс Митинны соңгы юлга озаттылар. Ул 2024 елның 21 апрелендә хәрби бурыч үтәгән вакытта һәлак була. Матәм чарасында җитәкчеләр, «Сугышчан кардәшлек» вәкилләре, дин әһелләре, райондашлары катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Миннәхмәтова яза.

«Без илебезне саклаганда һәлак булган хәрбине соңгы юлга озатырга җыелдык. Авырлыкларга карамастан, ул чын патриот буларак, үзенең гомерен Ватан иминлегенә багышлаган егет. Урыны оҗмахта булсын», — диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.

Хәрбине бер минут тынлык белән искә алдылар. Ул мөселман зиратында җирләнде.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән Ильяс Митин һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/«Кукмор-информ»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100