news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» республикакүләм арт-резиденциясе була

Кукмараның Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» республикакүләм арт-резиденциясе була
Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән

23-27 августта Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» дип аталган республикакүләм арт-резиденция була. «Авылга да, шәһәргә дә» проекты – Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарыннан талантлы һәм иҗади балалар, яшьләр өчен барлык шартлар тудырылачак мәйданчык. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сайлап алудан узган 20 катнашучы юнәлешләр буенча төркемнәргә берләшәчәк һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында яшәүче халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклап калу һәм аларны аларны үстерү максатыннан уникаль иҗади проектлар булдырачак.

Лабораторияләр 3 юнәлеш буенча эшләячәк: «АртЛаб» (яшь рәссамнар күренешләр ясаячаклар), «МузЛаб» (яшь музыкантлар фолк стилендә җырлар әзерләячәк), «ДэнсЛаб» (яшь дебютлы биючеләр тарафыннан бию номерлары һәм перформанслары ясалачак).

Арт-резиденциянең йомгаклау көне һәм мәдәни продуктлары 27 августта «Авыл һәм шәһәр көне» шоу-кейсында тәкъдим ителәчәк.

Әлеге проектка талантлы, яшь музыкантлар, рәссамнар һәм биючеләр чакырыла. Арт-резиденциядә катнашу бушлай. Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарнда яшәүче 18-35 яшьтәгеләр чакырыла. Гаризаны 2023 елның 15 августына кадәр тутырырга мөмкин: https://forms.yandex.ru/cloud/64bf94ce84227c8dd9cbeecd/

Проект Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Татар мәдәни ресурс үзәге» ДБУ, «Татмедиа» Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Кукмара муниципаль районы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Проект 2023 елда мәдәният өлкәсендә проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан иң яхшы дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре буенча (җиңүче – Кукмара район мәдәният йорты) Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты кысаларында гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100