news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында универсаль спорт мәйданчыклары ачылды

Кукмара районында универсаль спорт мәйданчыклары ачылды
Фото: http://kukmor-rt.ru/

Кукмара районында универсаль спорт мәйданчыклары ачылды. Алар «Универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү» республика программасы буенча төзелде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Халык телендә Туеш стадионы дип йөртелүче, Туеш һәм Манзарас авыллары арасындагы территориядә төзелгән универсаль спорт мәйданчыкларын ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты.

«Районда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга аеруча зур игътибар бирелә, спорт мәктәпләре эшли, төрле форматтагы мәйданчыклар төзелә. Туеш бистәсе территориясендә сафка баскан универсаль баскетбол-волейбол мәйданчыгы 20нче, ә мини-футбол мәйданчыгы 45нче булып тора. Әлеге территориягә спорт мәйданчыклары, чыннан да, бик кирәк иде», – диде район башлыгы Сергей Димитриев.

«Үсеп килүче яшь буын футбол, волейбол, баскетбол һәм башка спорт төрләре белән кызыксына, спортчы егетләребез яхшы күрсәткечләргә ирешә. Бу мәйданчыклар да спортның берничә төре буенча алга таба үсеш алырга этәргеч булачак. Мәйданчыклар бер дә буш тормасын, ишекләре һәрчак ачык булсын иде. Шуны да әйтеп үтим: төзегәнне ватмаска, саклап тотарга да кирәк. Киләчәктә биредә зур чемпионнар үсәр дип ышанам», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100