news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында танылган җырчы Ренат Ибраһимовның әнисе яшәгән йортка элмә такта куелды

Кукмара районында танылган җырчы Ренат Ибраһимовның әнисе яшәгән йортка элмә такта куелды
Эльвира Иванова

Кукмара районының Туеш авылында күренекле шәхес, татар халкының горурлыгы булган, илебез күләмендә танылу алган җырчы, РСФСРның, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Ренат Ибраһимовның әнисе Асылбикә Билалова яшәгән. Шулай ук Ренат әфәнде үзе дә яшүсмер чагында җәйге ялларын үткәргән йортка истәлек мемориаль тактасы куелды.

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, бик күп мөхтәрәм кунаклар, Ренат Ибраһимовның тормыш иптәше Светлана ханым, җырчының якын дуслары, туганнары, танышлары катнашты һәм чыгыш ясады. Бу турыда «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Очрашу Туеш авылы егете, Халыкара «Татар моңы» бәйгесенең беренче лауреаты Руслан Хәсәнов башкаруындагы Туеш авылы турындагы җыр белән төгәлләнде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100