news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында приставлар зур алимент бурычын өлешчә түләтүгә ирешкән

Кукмара районында суд приставлары зур алимент бурычын өлешчә түләтүгә ирешкән. Хезмәт хакының өчтән бер өлешен ике баласын тәэмин итү өчен җибәреп барырга тиешле ир-ат ике айдан артык бурычын түләмичә качып йөргән. Берничә тапкыр приставлар шалтыратканнан соң, ул бүлеккә килгән.

Суд приставлары республика идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, суд ир-атка алиментлар түләүдән качкан өчен 40 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән.

Бурычлы кешене җаваплылыкка тартуга ук 330 мең сум күләмендә акча түләнгән. Бурычның гомуми суммасы 900 мең сум тәшкил итә, хәзер түлисе калган сумма ике тапкырга диярлек кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot