Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районында мәктәп урманчылыкларының слеты булды
Кукмараның Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» VI слетын ачу тантанасы булды. Слет өч көн — 26-28 июльдә узды. Анда 31 мәктәп урманчылыгыннан йөзгә якын бала катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
Беренче көнне укучылар өчен интерактив интеллектуаль уен «Цифрлы урман викторинасы» уздырылды. Аның барышында катнашучылар урман хуҗалыгы өлкәсендә белемнәрен, шулай ук эрудиция, логика һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Шулай ук Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасы да оештырылды.
Яшь урманчыларны, аларның остазларын һәм чакырылган кунакларны Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Сергей Ковалев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, Саба һәм Кукмара районнары башлыклары Рәис Миңнеханов һәм Сергей Димитриев сәламләде.
«Без традиция буенча ел саен Лубянга район мәктәп урманчылыкларының иң актив катнашучыларын җыябыз. Төп максат — балаларда урманга мәхәббәт тәрбияләү, аны хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәклеген аңлату. Бәйгегә килгән укучылар булачак урманчыларның нинди шартларда укуларын күрәләр. Шулай ук югары категорияле укытучылар уздырган мастер-классларда катнаша һәм киләчәктә урманчы булып эшләү өчен кирәк булачак фәннәр белән дә таныша», — диде Равил Кузюров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз