Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районында мәктәп урманчылыклары слеты булды
Кукмара районының Лубян урман-техник көллияте базасында «Урманны бергә саклыйк» Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VIII слетын ачу тантанасы узды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
Быел слетта иң яхшылар исеменә Татарстан районнарыннан 31 команда көрәшә, шулай ук биредә Томск өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан һәм Чувашиядән мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр дә катнаша. Форумга барлыгы 200 кеше җыелган.
Слет өч көн дәвам итә. Беренче көнне кунаклар өчен экскурсия үткәрелгән, алар Лубян урман-техник көллиятенең уку аудиторияләрен, китапханәсен, музей һәм башка биналарны караганнар, биредә укытыла торган белгечлекләр һәм дисциплиналар белән танышканнар.
Моннан тыш, авыр туплар белән йөгерү, шина салу, яралыны күчерү һәм башка этаплардан торган спорт эстафетасы, шулай ук музыкаль-күңел ачу программасы да оештырылган.
Слет ачылышында яшь урманчыларны, аларның остазларын һәм чакырылган кунакларны Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюков, Кукмара районы башлыгы урынбасары Резеда Гаяновалар сәламләде.
«Мәктәп урманчылыклары слеты быел сигезенче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр слет 2010 елда оештырылган иде. Шуннан соң берара ул тукталып та торды. 2018 елда без әлеге традицияне торгызырга уйладык. Бүгенге көндә ул төбәкара статус алды. Чөнки биредә Татарстан мәктәп урманчылыкларыннан гына түгел, Марий Эл, Чувашия һәм Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр бар. Гомумән, бу бик кирәкле чара. Чөнки ул балаларга һөнәри юнәлеш бирүгә, киләчәк буын урманчыларны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Аеруча 8-9 сыйныф укучыларына акцент ясыйбыз, алар төп белем алганнан соң, укуларын биредә дәвам итә алалар. Слет бик яхшы оештырылган, монда балаларның иминлеге дә кайгыртыла, кызыклы программа төзелгән, җиңүчеләргә зур бүләкләр каралган», — дип сөйләде Илгизәр Зарипов.
Слетны ачу тантанасыннан соң кунаклар мәктәп урманчылыклары әзерләгән күргәзмә белән танышты. Ә укучылар «Яшь урманчылар» конкурсында көч сынашты.
Катнашучылар эссе язды, туфрак төрен, яфраклары буенча үсемлекне, орлыкларына карап куакны, агач токымын ачыкладылар, аның диаметрын, биеклеген, яшен күз үлчәме һәм инструментлар кулланып билгеләде, үсентеләр утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен, урман хуҗалыгында файдаланыла торган техника һәм җайланмалар турында белемнәрен күрсәттеләр, беренче ярдәм күрсәтү, янгын сүндерү буенча ярышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз