news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында «Мәчкәрә укулары» булды

Кукмара районында «Мәчкәрә укулары» булды
Фото: https://tatar-congress.org/

Кукмара районының данлыклы Мәчкәрә авылында «Мәчкәрә укулары» узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының дини оешмалар белән эшләү буенча баш референты Баязит Зәйдуллин катнашты. Ул катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән сәламләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәчкәрә укулары» – яшь буынга татар милләтенең шәхесләрен белдерү, динебезнең чын вә нык икәнен таныту, хәтеребезне яңартып тору чарасы булып тора. 16 ноябрьдә алтынчы мәртәбә уздырылган укулар да мәлләтебез хакына, татарлыгыбызны саклау, тарихыбыхның мөкадәс ядкәрләрен үстерүгә багышланды.

«Шул рәвешле, ел саен Мәчкәрә укуларын уздыру татар рухи мирасын өйрәнүгә һәм саклауга бер өлеш кертә, аның тирәсендә бөтен илдән төрле дин әһелләрен, галимнәрен, җәмәгать эшлеклеләрен, тарихчыларны җыя», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot