Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районында «Кукмара киез итекләре – 2023» – #ITEKFEST фестиваль-ярминкәсе үтте
Кукмараның Комсомол мәйданында «Кукмара киез итекләре – 2023» – #ITEKFEST фестиваль-ярминкәсе үтте. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
Биредә халык һөнәрчелеге ярминкәсе, кышкы күңел ачу һәм тиз туклану мәйданчыклары эшләде, киез, савыт-саба һәм җирлекләрдә җитештерелгән сувенирлар белән сәүдә итү оештырылды. Шулай ук йорт балы, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт продукцияләре сатып алырга мөмкин иде. Биредә шулай ук тарихи фотозона да эшләде.
Фестивальнең махсус кунаклары Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар матур жырлары аша тамашачыга чын бәйрәм рухы бүләк итте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз