news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында эвакуация үткәрү буенча тренировка булды

Кукмара районында эвакуация үткәрү буенча тренировка булды
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмара-информ»

Гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия күнегүләре кысаларында Кукмара районында халыкны эвакуацияләү һәм эвакуация пунктын оештыру буенча өйрәнүләр оештырылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова хәбәр итә.

Җыелма эвакуация пункты Манзарас урта мәктәбе базасында мәктәп коллективы һәм әлеге пункт администрациясе көче белән оештырылды.

Өйрәнүләргә кабул итү эвакуация пунктлары җитәкчеләре, янгын сүндерү-коткару часте, район эчке эшләр бүлеге, сәламәтлек саклау вәкилләре җәлеп ителде.

Өйрәнүләр кысаларында белгечләр халыкны теркәү һәм исәпкә алу, транспорт төркемнәренең эшен, эвакуацияләнүче халыкны махсус җиһазландырылган биналарга урнаштыру шартларын күрсәттеләр, ягъни эвакуацияләнүче халыкны җыю, теркәүдән алып гражданнарны өйләренә озатуга кадәр барлык гамәлләрне өйрәнделәр.

«Монда иң мөһиме — паникага һәм үзара килешмичә эшләүгә юл куймау. Пункт хезмәткәрләренең барлык гамәлләре төгәл һәм кагыйдәләргә туры килергә тиеш», — дип билгеләп үтте кабул итү эвакуация пункты җитәкчесе Альбина Мөхәммәтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot