Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районында әфганчылар очрашты
Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган истәлекле дата уңаеннан, Кукмарада хәрби хәрәкәтләр ветераннары мул табын янына бәйрәм-очрашуга җыелды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, аның урынбасары Айгөл Багаманова, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов һәм башкалар сәламләде.
«Сезнең башкарган хезмәтегез, гамәлегез беркайчан да онытылмас. Сез чын ир-егетләрчә батырлык күрсәтеп, ил тынычлыгы өчен көрәшкәнсез. Һәрберегезнең үз тарихы бар. Бу вакытлардан бирле 38 ел узып та киткән. Әлеге еллар дәвамында сез һәрвакыт бер-берегез белән күрешеп, хәл белешеп торасыз. Район тормышы да сездән башка гына бармый, анда актив катнашасыз. Башкарган хезмәтегез, бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше алып барганыгыз, яшьләргә үрнәк булып торганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә», — диде Азат Гарифуллин.
Бәйрәм район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз