Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районында 49 укучы алтын медальгә тәкъдим ителә
Кукмараның мәгариф өлкәсе республиканың 45 районы арасында беренче урынны били. Районда 49 укучы алтын медальгә тәкъдим ителә. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова хәбәр итә.
«Без 2023-2024 уку елына планлаштырылган эшләрнең якынча 70-80 процентын башкарып чыга алдык. Бу уку елы платформага «Мәскәү электрон мәктәбе» сервисы керү белән дә истә калыр. Чөнки ул укытучыларга да, әти-әниләр өчен дә зур этап, зур эш булды. Авырлыкларны җиңеп чыга алдык, бүгенге көндә бердәм укыту программасы, планнар, кулланма материаллар, электрон көндәлекләр платформасы белән уңышлы гына эшлибез», – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.
Районның мәктәп директорлары да, укытучылар да бик көчле. Узган ел фән олимпиадаларында 99 призлы урын яуланган булса, быел җиңүчеләрнең саны 133кә җитте. Өч — Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе, бер призерыбыз бар. Киләсе елга республиканың кече районнарын узып китүне дә үзебезгә максат итеп куйдык, диде ул.
«Укудагы аерым уңышлар өчен» медальләргә ия булучыларның саны да елдан-ел арта. Бу — район мәгарифенең сыйфаты яхшы дигәнне аңлата. Быелдан чыгарылыш сыйныф укучыларына алтын һәм көмеш медальләр бирә башлаячаклар. Районда 49 бала — алтын, ә 20се көмеш медальгә тәкъдим ителә.
Кукмараның мәгариф өлкәсе республиканың 45 районы арасында беренче урынны били. Без спортта да калышмыйбыз, төзекләндерү һәм төзелеш эшләре дә тулы көченә бара, матди-техник база да яңартыла. Район башлыгы Сергей Димитриев барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында яхшы, заманча шартлар булдыруны максат итеп куя. Быел Поршур һәм Каенсар авылларында балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәпне үз эченә алган күпфункцияле үзәкләр төзелә, балалар бакчаларында капиталь төзекләндерү эшләре бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз