news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы Янил авылы мәдәният йортына Габделфәрт Шәрәфиев исеме бирелде

13 декабрьдә Кукмара районы Янил авылы мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиев исеме бирелде, элмә такта ачылды. Бу хакта Г.Камал театры телеграм-каналында хәбәр ителә.

Тантанада Кукмара районы җитәкчелеге һәм Камал театры артистлары катнашты.

  • Шәрәфиев Габделфәрт Әхәт улы 1951 елның 6 гыйнварында Татарстанның Кукмара районы Янил авылында туа. 1973 елда Ленинградта театр институтын тәмамлый (ЛГИТМИК, татар студиясе) һәм Татар академия театрында эшли башлый. Сәхнәдә дәртле, кызык, төгәл характерлар иҗат итә.
news_right_1
news_right_2
news_bot