news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы халкы ялга кайткан хәрбиләр аша гуманитар ярдәм җибәрде

Кукмара районы халкы ялга кайткан хәрбиләр аша гуманитар ярдәм җибәрде
Фото: Видеодан скриншот

Авдеевканың үзеннән хәрби «Урал» машинасы белән берсе — Кукмарадан, икенчесе Татар Толлысыннан булган ике якташ хәрби кайткан, аларга гуманитар ярдәм әзерләп бирик әле, иртәгә кире юлга кузгалалар, дигән хәбәр үткән җомгада ватсапның авыл төркеменә куелгач, Зур Кукмара авыл җирлегенең халкы читтә калмады. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Лилия Нургалиева хәбәр итә.

Сәрдекбаш авыл җирлегендә җыелган ярдәм дә икенче көнне үк «Гараж» төркеменә китереп тапшырылды. Шулай ук авылдагы «Шатлык» балалар бакчасыннан да посылкалар килде.

Якташ хәрбиләр Кизнердан агач материаллары да төяп алып китте. Аларның машина кузовына «Гараж» төркемендәге егетләр тарафыннан ясалган 3 монотәгәрмәч, дроннар өчен пластиктан эшләнелгән әйберләр дә салынды. Җирлек халкы чәкчәк, төрле консервлар, лимонад, мунча миллеге, башка төрле тәм-томнар, йон оекбашлар алып килде. Шулай ук Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары атап язган исемле хатлар да посылкалар янәшәсенә куелды.

Шушы берничә көн эчендә халыктан якынча 40 мең сум акча җыелды. Агач материаллары төялеп, гуманитар ярдәм урнаштырылып беткәч, солдатлар «Гараж» төркеме волонтерлары, «Хәрби кардәшлек» оешмасы ир-егетләре белән Зур Кукмара урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын ачу елына багышланган концерт карадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100