news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы Вахит авылыннан махсус хәрби операция зонасына ярдәм илттеләр

Кукмара районы Вахит авылыннан Раниф Сәмигуллин белән Илсур Миннемуллин махсус хәрби операциядәге якташ солдатларга гуманитар ярдәм илтеп кайттылар. Алар белән бергә сәфәргә Казаннан да ике волонтер барды. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Берничә ел рәттән ноябрь аенда Кукмара аграр көллияте исеменнән гуманитар ярдәм алып барабыз. Быел да әлеге эшкә көллият коллективы һәм студентлар актив кушылды. Шулай ук Янил җирлегендә яшәүчеләр дә үзләреннән зур өлеш керттеләр. «Вахит» җәмгыяте җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов 150 мең сум, якташыбыз, Чаллыда яшәүче эшмәкәр Рафаэль Гатауллин 80 мең сум, авылдашыбыз Марс Фәхретдинов 40 мең сум акча бирде.

Мөдәрис Гатауллин КамАЗ машинасы өчен күп күләмдә запас частьлар, «Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов мотоцикл бирде. Солдатларга шулай ук ремонтланган буханка — УАЗ машинасы, генераторлар, интернет өчен старлинг һәм башка кирәк-яракларны алып бардылар. Аларны Луганск, Донецк, Запорожье өлкәләрендәге якташларына тапшырып кайттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot