Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районы укучылары бизнес-проектларын тәкъдим итте
Кукмара районы мәдәният йортында «Эшмәкәрлеккә адым» дип исемләнгән мәктәп бизнес-проектлары конкурсы узды. Әлеге чарада мәктәп коллективлары үзләренең кызыклы идеяләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим итте, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.
Катнашучылар «Иң яхшы бизнес-проект», «Яхшы бизнес-фикер», «Күргәзмә-ярминкә: минем беренче эшмәкәрлегем» номинацияләре буенча көч сынашты. Күргәзмә-ярминкәдә укучылар кул эшләрен, төрле продукцияләр тәкъдим итсә, ә бизнес-проектларны яклау барышында үз идеяләренең максаты, әһәмияте һәм аны тормышка ашыру юллары турында сөйләде. Жюри әгъзалары проектларның яңалыгын, әһәмиятен һәм тәкъдим итү осталыгын бәяләде.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин сүзләренчә, мондый конкурслар укучыларда эшмәкәрлеккә карата кызыксыну уята, иҗади фикерләүне үстерә, киләчәктә үз эшләрен башлап җибәрү өчен кирәкле тәҗрибә тупларга ярдәм итә.
«Бала мәктәптән үк сату-алуның нәрсә икәнен белергә, үзе җитештергән товарны тәкъдим итә һәм акча эшли белергә тиеш. Шуңа күрә без бу проектка зур әһәмият бирәбез. Анда балалар гына түгел, әти-әниләр дә теләп катнаша», — дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз