Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районы Түбән Үрәс авылы мәчетенә дәүләт саклавына алыну турында элмә такта куелды
26нчы октябрьдә Кукмара мөхтәсибәтенең Түбән Үрәс авылында истәлекле вакыйга булды. 1907 елда салынган, быел үзенең 118 еллыгын билгеләп үтүче тарихи таш Җәмигъ мәчеткә тантаналы төстә бинаның төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас булуы хакында элмә такта куелды. Анда мәчетнең төзелү вакыты күрсәтелгән (1907 ел) һәм аның дәүләт тарафыннан саклануы билгеләп үтелгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте мтабугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге тантаналы чарада авыл халкы, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, активистлар, дин кардәшләр катнашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, XX гасыр башында төзелгән тарихи таш мәчет 2024 елда Татарстан Республикасы мәдәни мирас биналарының бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Хәзер моны мәчет ишеге янына куелган истәлек тактасы раслый.
2021-2022 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте, туган авылы тарихын өйрәнүче Гүзәлия Сәйфуллина Җәмигъ мәчетнең тарихын өйрәнә. Ул «Туган төбәгем – Кукмара районы Түбән Үрәс авылында Ислам динен кабул итү һәм Җәмигъ мәчете төзелү тарихы» темасына белгечлек буенча иҗади эш яза. Аның тарафыннан архив документларын өйрәнү мәчетнең 1907 елда төзелүен раслый, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз