Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районы Татар Толлысы авылы хатын-кызлары хәрбиләр өчен токмач кискән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Махсус хәрби операция башланганнан бирле җирлекләрдә күмәкләшеп гуманитар ярдәм җыю оештырыла. Кукмара районы Татар Толлысы авылы хатын-кызлары хәрбиләр өчен токмач кискән. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Гөлия Нигъмәтуллина яза.
Барлык кирәк-ярак белән беррәттән, йорт токмачы әзерләп җибәрү гадәткә керде, чөнки бу ризыкта дошман утыннан саклаучы, яшәргә көч бирүче гаилә җылысы, әни исе бар, диелә хәбәрдә.
«Хәрбиләргә гуманитар ярдәм акциясендә беренче тапкыр гына катнашуыбыз түгел, һәрдаим көчтән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Токмач кисү турында уйлаштык та, ватсаптагы авыл төркеменә хәбәр җибәрдем. Әлеге яңалыкны шунда ук хуплап алдылар, кичен клубка җыелыштык», — дип сөйләде авыл клубы мөдире Гөлнара Хәсәнова.
Якынча 15 хатын-кыз сөйләшенгәнчә эшкә тотына. Үзләре белән куна тактасы, уклау, пычак алырга кирәклеге генә искәртелсә дә, һәркем булдыра алган кадәр йомыркасын, онын алып килә. 2 сәгать дигәндә, 75 йомыркага басылган токмач киселә.
Татарларда һәр гамәлне бисмилла әйтеп башлау гадәткә кергән. Бу изге эшне дә Әлфия апа Габделгалләмова Коръән сүрәсе укып башлый. Әзерләгән ризыкның солдатларга барып җитүен, аларның җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтуларын тели-тели токмач кисә алар. Әлеге ханымнар арасында 3 солдат әнисе дә була.
Әзер токмачлар белән беррәттән, барлык авыл халкы ярдәме белән «Солдатларга 23 февральгә бүләк» дигән акциягә кушылып, тагын 10 тартма тутыралар. Анда алдан бирелгән исемлек буенча оекбашлар, чәй, конфет, кофе, перчатка һәм башка кирәк-ярак салына.
Әле шушы көннәрдә генә тагын хәрбиләрдән төзелеш материаллары кирәк булуы турында җиткергәннәр. «Анысын да әзерләп җибәрергә тырышырбыз», — диде клуб мөдире.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз