Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районы Пчеловод авылында яшәүче 3Д принтерда блиндаж шәмнәре ясый
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кукмара районы Пчеловод авылыннан Руслан Сергеев махсус хәрби операциядәге егетләр өчен 3Д принтер ярдәмендә төрле детальләр, шулай ук блиндаж шәмнәре ясап җибәрә. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
Махсус хәрби операция башлангач, район кешеләре андагы егетләргә ярдәм итәргә алынды. Руслан Кукмара, Зур Кукмара егетләренең солдатларга булышканнары турында ишетеп, белеп тора һәм көннәрдән беркөнне, үзе дә тәвәккәлләп, эшләп карарга кирәк, бәлки барып чыгар, дигән нәтиҗәгә килә. Моның өчен алар, авылдашлары белән җыелып, бер 3Д принтер, аңа материаллар сатып алалар. Әкренләп бу эш киңрәк җәелә һәм, блиндаж шәмнәре өчен материаллар булдырып, аны ясый башлыйлар.
– Әлбәттә, башында эш белмәгән килеш авыррак булды. Әкренләп өйрәндек. Авылдашлар да кушылды. Шушы гаражда җыелып, парафинны чәйнекләргә тутырып җебеттек, аннары калай савытларга агыздык. Ә консерв савытларын үзебез генә җыеп бетерә алмадык, зуркукмаралылар бирде. Ун көн эчендә бер мең блиндаж шәме ясап җибәрдек. Ясавының бер авырлыгы юк, әмма шактый зур чыгымнар сорый, парафин кыйммәт тора. Җәйгә таба аңа сорау ул кадәр зур түгел, шуңа күрә әлегә бу эшне туктатып тордык», – дип сөйләде ул.
Солдатлар әлеге шәмнәрне җылыну, яктылык өчен генә кулланмыйлар, шулар ярдәмендә ашарга да пешерәләр икән. Руслан бу турыда тулырак сөйләде.
– Махсус хәрби операция башланганнан бирле икетуган энекәшем шунда ил тынычлыгы өчен көрәшә. Мичләр ясауны аның әтисе үз өстенә алды. Зур Кукмарадагы «Гараж» төркеме егетләре, карап ясау өчен, безгә үрнәккә мич бирде. Әзер мичләрне егетләргә җибәреп барабыз. Әле бу эшкә керешкәнгә яңа гына, шулай да җидене озаттык инде. Ул җыйнак, уңайлы, эшләү тәртибе дә бик гади. Эченә шул ук блиндаж шәмне урнаштырып, хәтта ашарга пешерергә мөмкин. Башта үзем дә ышанмаган идем, тикшереп карадык. Чыннан да, эшли. Әлеге җайланманы уйлап чыгарган кешегә рәхмәттән башка сүз юк, – диде ул.
Хәзерге вакытта Руслан төп көчне 3Д детальләр ясауга биргән. Иганәчеләр ярдәме белән тагын бер принтер булдырганнар. Аның гаражында ике принтер тәүлек буе берөзлексез эшләп тора.
– Әлеге принтерларны туктаусыз эшләтү өчен, җебе беткән саен кәтүген алмаштырып торырга кирәк. Ул да арзан түгел. Бер төргәк пластик җепнең бәясе 700 сумнан артык. Ул бер принтерга көн ярымга җитә. Ә ике принтерга 1500 сумлык материал тотыла. Егетләр белән җыешып торабыз, принтерны туктаткан юк. Нәкъ менә нинди деталь кирәклеген «Гараж» төркеме егетләре белән киңәшләшәбез, нәрсәгә заказ бар, шуны ясыйбыз, – диде Руслан Сергеев.
Бүгенге көндә «накольник»лар бастыралар. Әлеге деталь снарядка куела дип аңлатты райондашыбыз. Соңгы тапкыр аны биш меңгә якынны ясап җибәргәннәр. Ул солдатларга бик кирәк, шуңа күрә бөтенесен дә алып китеп, тиз арада урнаштырып та бетергәннәр.
Әлеге шөгыльдән тыш, Русланның шәхси тормышы, рәсми эш урыны да бар бит әле. Тормышны алып барырга, гаиләне дә кайгыртырга кирәк. Ул бүгенге көндә «Восток» хуҗалыгында көтү яңарту технологы булып хезмәт куя, шулай ук малларга УЗИ ясый. Терлекләрне яратам, эшем ошый, ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз