news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Олыяз авылында юл ачылды

Кукмара районы Олыяз авылында юл ачылды
Фото: Алсу Сәләхетдинова/«Кукмор-информ»

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча быел Кукмара районы Олыяз авылында бер чакрым юлга асфальт түшәлгән. Бүген клуб каршындагы участокны ачу тантанасы узды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова хәбәр итә.

Олыяз авылы кешеләренең шатлыгын район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, юл-төзелеш оешмасы вәкиле, инженер Илдар Мортазин, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, ветераннар һәм башкалар уртаклашты.

«Республика һәм дәүләт программалары буенча районда бик күп эшләр башкарыла: юллар төзекләндерелә, социаль объектлар салына, яңартыла. Олыяз җирлегендәге мәдәният учагы да программа кысаларында ничек яхшы итеп ремонтланды. Быел клубка килә торган юл, тротуарлар да асфальтланды. Клуб каршы үзе бер паркны хәтерләтә. Биредә агачлар арасыннан махсус юл да үтә. Ул җәй көне велосипедта, самокатта йөрү, кыш көне чаңгыда шуу өчен менә дигән. Һәркем сәламәт, бәхетле булсын, юлларда исән-сау йөрсен», — диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.

Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов сүзләренчә, дәүләт программасы буенча бу җәйдә Олыязның Подгорная, Яр буе, Новая урамнарына һәм клубка килә торган юлга асфальт түшәлгән.

«Программаларның авылларны төзекләндерүдә өлеше бик зур. Бүгенге көндә безнең җирлеккә керә торган дүрт авылда да авыл эченнән асфальт юл үтә. Район башлыгы Сергей Димитриев башлангычы белән клуб каршындагы участокның бер өлешенә чаңгы-роллер юлы да ясалды. Чыршы-нарат посадкасы аша үтә торган әлеге юл һәркем өчен дә яхшы. Кичке якта шуннан җәяүләп саф һава сулап кайту организмга аеруча файдалы», — диде Рамил Мәликов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100