news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы Нырья авыл җирлегендә Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Кукмара районының Нырья авыл җирлегендә Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы митинг һәм Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы узды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

Әлеге вакыйга җитәкчеләр, ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, укытучылар, мәктәп укучылары һәм авыл халкын бер мәйданга җыйды.

Чараның хөрмәтле кунаклары арасында район Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, авыл җирлеге башлыгы Павел Кузьмин, «Рассвет» агрофирмасы вәкиле Валерий Андреев, җирле ветераннар советы рәисе, Леонид атакай, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар — Дмитрий Баймаков һәм Николай Шакаев бар иде. Нырья урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары да әлеге истәлекле чарада актив катнашты.

Илфат Ильяс улы үз чыгышында илебез иминлеге өчен көрәшкән һәм бүген дә ил сагында торучы каһарманнарны искә алуыбызның мөһимлеген искәртте. Ул шулай ук авыр вакытларда солдатларыбызны ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Митинг кысаларында Валерий Григорьевич махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий Баймаковка мотоцикл ачкычлары тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot